Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 561 йорт яны территориясе яңартылачак
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанның 13 муниципалитетында 561 йорт яны территориясен төзекләндерәчәкләр. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган атналык киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләрен ведомство матбугат хезмәте китерә.
Программаны гамәлгә ашыруга 10 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрне апрель азагында башлап җибәрергә планлаштыралар.
Иң күп ишегаллары Казанда (246), Чаллыда (68), Яшел Үзән районында (62), Түбән Камада (55) яңартылачак.
Эшләр ишегалды мәйданчыкларын, балалар һәм спорт зоналарын, шулай ук подъездларны һәм тротуарларны төзекләндерүгә кагылачак.