Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан 2025 ел йомгаклары буенча экологик инициативалар лидеры статусын саклап калды

Татарстан 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе статусын саклап калды. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә табигатьне саклау чараларын финанслауның гомуми күләме 16,8 млрд сум тәшкил иткән. Шуларның 606,1 млн сумы илкүләм проект кысаларындагы чараларга юнәлтелгән. Моннан тыш, республика предприятиеләре 15 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән.

Узган елда Татарстанда экологик иминлекне тәэмин итү эшенең мөһим юнәлешләре булып Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (объектның гомуми әзерлеге 92,7 процент тәшкил иткән) һәм Чаллыда Мәләкәскә елгасын чистарту торган.

Моннант ыш, «Урманнарны саклау» проекты кысаларында 111 млн сумнан артык акча урманнарны торгызуга һәм техниканы модернизацияләүгә юнәлтелгән.

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу дәүләт программасы кысаларында өстәмә рәвештә 74 максатчан чара уздырылган.

Татарстанда җирле бюджетлардан һәм экологик түләүләрдән файдалануга аерым игътибар бирелгән. Бу 527 млн сумлык 296 табигатьне саклау чарасын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде, дип билгеләделәр профильле ведомствода.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2026 елга ләм кырларын рекультивацияләүне төгәлләү, экологик мониторингны модернизацияләүне дәвам итү һәм федераль структуралар белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектының стратегик ориентирларына таяну бурычын куя.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus