Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

700 мең тонна тоз һәм «Буран» планы: Татарстан юлчылары Яңа ел ялларында әзерлек турында

Татарстанда юл эшчеләре һәм торак-коммуналь өлкә оешмалары Яңа ел бәйрәмнәре чорында өзлексез эшләргә әзер. Юл хезмәтләре бозлавыкка каршы материаллар һәм урамнарны, ишегалларын кардан арындыру өчен махсус техника әзерләгән, ә коммуналь хезмәткәрләр күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк

Фото: © «Татар-информ»

«Җылыту сезоны гадәти режимда уза»

Яңа ел бәйрәмнәре чорында күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә, дип сөйләде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

«Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының барысы да җылыту сезонына әзерлек актлары алды. Хәзер җылыту сезоны гадәти режимда уза. Киләчәктә дә җылылык белән тәэмин итү проблемасы килеп тумас дип өметләнәбез», – дип белдерде ул.

Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларыннан тыш, «Татлизинг» предприятиесе дә әзерлек режимында. Аның базасында авария-техник материаллар һәм җиһазлар запасы бар, дип өстәде министрның беренче урынбасары.

Аның сүзләренчә, предприятиедә гомуми егәрлеге 645 кВт тәшкил иткән 10 берәмлек дизель-генератор, КамАЗ шассиенда кран-манипуляторы да булган өч берәмлек автотехника, биш яктырту мачтасы, 2,5 һәм 3,5 МВт егәрлекле ике мобиль котельный җайланмасы бар.

Дамир Шәйдуллин: «Барлык котельныйларның да резерв тәэмин итү чыганаклары бар. Котельныйларның кайберләре мазут ягулыгында эшли. Ягъни һәр котельныйда резерв тәэмин итү чыганагы бар дип әйтә алабыз»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Барлык котельныйларның да резерв тәэмин итү чыганаклары бар. Котельныйларның кайберләре мазут ягулыгында эшли. Ягъни һәр котельныйда резерв тәэмин итү чыганагы бар дип әйтә алабыз», - диде Шәйдуллин.

Татарстанда барлыгы 1,2 меңнән артык оешма торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтә. «Алар барысы да ял һәм бәйрәм көннәрендә өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен тиешле эш башкарды», - дип искәртте ул.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тәүлек буе эшләүче диспетчерлык хезмәте оештырылган, аңа (843) 231-14-10 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Хезмәт гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирә, аварияле хәлләргә мониторинг үткәрә һәм аларны бетерү өчен чаралар күрә.

Бәйрәм көннәрендә ишегалларын кардан чистарту һәм чүп-чарны вакытында чыгаруга аерым игътибар биреләчәк

Фото: © «Татар-информ»

Әгәр машиналары ишегалларын кардан чистартырга һәм чүп-чар чыгарырга комачауласа, кешеләргә автомобильләрен алырга кушачаклар

Бәйрәм көннәрендә ишегалларын кардан чистарту һәм чүп-чарны вакытында чыгаруга аерым игътибар биреләчәк. Бу мәсьәләләр шулай ук оператив рәвештә хәл ителәчәк, дип белдерде Дамир Шәйдуллин.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында көнкүреш калдыклары бик күп җыела. Республикада ике төбәк операторы эшли, алар авыл җирлекләре территорияләреннән чүп-чарны чыгару белән шөгыльләнә», - дип сөйләде ул.

Төбәк операторлары җирле үзидарә органнары белән бергә вазгыятьне контрольдә тотучы кизү хезмәтләре оештырды, дип искәртте төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.

Аның сүзләренчә, шәхси автотранспорт ишегалларыннан чүп-чарны вакытында чыгаруга һәм махсус техника белән ишегалды территорияләрен кардан чистартуга комачауламаска тиеш.

«Идарәче компанияләр, әгәр кешеләр машиналарын теләсә кайда куйса, буран вакытында ишегалларын кардан чистартуда күп кыенлыклар кичерә. Мондый очракта эшне сыйфатлы итеп башкарып булмый. Чүп чыгару буенча да шундый ук хәл. Диспетчерлык хезмәтләре тиешле чаралар күрү өчен реаль вакыт режимында мәгълүмат җыя. Кешеләр автомобильләрен вакытлыча алып торсын өчен, шул исәптән йорт чатлары ярдәмендә дә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре белән хезмәттәшлек итәләр», – дип искәртте Шәйдуллин.

«Бозлавыкка каршы материал тулы күләмдә әзерләнгән»

Юл хезмәтләре дә кышкы чорда эшләргә әзер. Кардан чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар сибү өчен төбәк юлларында 1,1 мең берәмлектән артык махсус транспорт әзерләнгән, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

«Подряд оешмалары техниканың торышын күзәтә, шуңа күрә ул вакытында яңартыла. Подряд оешмаларының җитештерү базаларында ягулык запасы бар. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак», – дип белдерде ул.

Бозлавыкка каршы материал тулы күләмдә әзерләнде, дип өстәде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары. «Кышкы чорда төбәк автомобиль юлларын карап тоту өчен 727 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм техник тоз әзерләнде, шуның 200 мең тоннага якыны – федераль юллар, 190 мең тоннага якыны җирле автомобиль юллары өчен», – дип искәртте ул.

Юлдагы вазгыять метеостанцияләр ярдәмендә контрольдә тотыла. Аерым алганда, федераль трассаларда – 44, төбәк автомобиль юлларының терәк челтәрендә 39 комплекс эшли. Шулай ук Диспетчерлаштыру, мониторинг һәм идарә үзәге дә эшли, аның хезмәткәрләре юллардагы вазгыятьне онлайн-режимда бәяли, дип сөйләде Фәйзуллин.

Ранис Фәйзуллин: «Подряд оешмалары техниканың торышын күзәтә, шуңа күрә ул вакытында яңартыла. Подряд оешмаларының җитештерү базаларында ягулык запасы бар. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Кышкы чорда куркыныч метеорологик күренешләр нәтиҗәсендә автомобиль юлларында тоткарлыкларга китерергә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр килеп туганда оператив рәвештә эш итү өчен министрлык, ведомство һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлек планы («Буран») расланды», – дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, подряд оешмаларының машина йөртүчеләр өчен сигез күчмә җылыту пункты бар. Моннан тыш, 59 җылыту пункты автомобиль юлларына иң якын торак пунктлар янында урнашкан. «Тоткарлыклар барлыкка килгәндә машина йөртүчеләр һәм пассажирларны бу пунктларга подряд оешмаларының транспортында китерәчәкләр», - дип искәртте ул.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек әйләнәсе оператив хезмәт эшли. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туса, машина йөртүчеләр (843) 291-91-91 телефонына шалтырата ала.

1 ноябрьдән үк юл хезмәтләре, һава шартлары үзгәргән очракта оператив рәвештә эш итү өчен, көндез һәм төнлә кизү тору оештырды

Фото: © «Татар-информ»

«Кышын юл-транспорт һәлакәтләре, нигездә, каршы як полосага чыгу яки юл читенә төшеп китү белән бәйле»

1 ноябрьдән үк юл хезмәтләре, һава шартлары үзгәргән очракта оператив рәвештә эш итү өчен, көндез һәм төнлә кизү тору оештырды, дип өстәде «Главтатдортранс» директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин.

Идарәдә шулай ук тәүлек әйләнәсе диспетчерлык хезмәте эшли, ул татарстанлыларның юллардагы вазгыять турында мөрәҗәгатьләрен шул ук телефон аша кабул итә: (843) 291-91-91. «Кышкы чорда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре, нигездә, транспортның каршы як полосага чыгуы яки юл читенә төшеп китүе белән бәйле», – диде Ханмурзин.

Зөлфәт Ханмурзин: «Кышкы чорда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре, нигездә, транспортның каршы як полосага чыгуы яки юл читенә төшеп китүе белән бәйле»

Фото: prav.tatarstan.ru

Аварияләрне булдырмас өчен, ул машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

«22 участокта җиде чакрымга якын озынлыктагы кар тоткарлый торган коймалар урнаштырылган»

Татарстанда федераль автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү өчен 165 мең тонна күләмендә бозлавыкка каршы материал әзерләнгән. Бүгенгә шуның 52 мең тоннасы, ягъни гомуми күләмнең 32 проценты тотылган инде, дип сөйләде «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы урынбасары Азат Гатауллин.

«Федераль юлларда, нигездә, бозлавыкка каршы материалның ике төре – ком-тоз катнашмасы һәм чиста тоз кулланыла. Федераль юлларда барлыгы 336 берәмлек юл-эксплуатация техникасы эшли», - дип хәбәр итте ул.

Татарстанда федераль автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү өчен 165 мең тонна күләмендә бозлавыкка каршы материал әзерләнгән

Фото: © «Татар-информ»

Гатауллин сүзләренчә, трассаларны кардан чистартырга чыга торган техника саны һава торышына һәм юл шартларына бәйле.

«Автомобиль юллары челтәренең, шул исәптән трассаларда урнаштырылган юл метеостанцияләре һәм видеокомплексларның торышы даими контрольдә тотыла. Кирәк булса, буран башланганчы ук юл өслеге бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә», - диде ул.

Республикада федераль автомобиль юлларында шулай ук кар көртләре барлыкка килә торган участоклар ачыкланган. Шундый 22 участокта җиде чакрымга якын озынлыгындагы кар тоткарлый торган коймалар урнаштырылган. «56 чакрымда тагын кар тоткарлый торган траншеялар казылачак», - дип искәртте Гатауллин.

Азат Гатауллин: «Автомобиль юллары челтәренең, шул исәптән трассаларда урнаштырылган юл метеостанцияләре һәм видеокомплексларның торышы даими контрольдә тотыла»

Фото: prav.tatarstan.ru

Ул машина йөртүчеләрне начар һава шартларында юлларда аеруча игътибарлы булуларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорады.

Яңа ел бәйрәмнәрендә юл хезмәтләре тәүлек буе эшләячәк. Моннан тыш, диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Федераль юлларда катлаулы хәлләр килеп туса, машина йөртүчеләр (843) 273-54-08 телефонына шалтырата ала.

«Татар-информ», Надежда Гордеева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus