Гыйнвар башы Татарстанда нормадан бер градуска югарырак булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанда гыйнварның беренче ункөнлегендә уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
Республика өчен 1-10 гыйнварда климат нормасы -10,7 градуска, ә Казан өчен -9,8 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача температура -9,7 һәм -8,8 градус тәшкил итәчәк.
Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь гыйнварның беренче ункөнлегендә төбәктә температура климатик нормага якын булачагын фаразлаган иде.