Бигеш аэропортында вакытлыча кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Түбән Кама аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итте Росавиация вәкиле Артем Кореняко Телеграм-каналында.
Элегрәк Росавиация Казан халыкара аэропортында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарган иде. Шул ук вакытта, республикада пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булуын дәвам итә.