«Яңарыш»: Һәр бала үз тамырларын һәм телен белергә, мәдәнияте белән таныш булырга тиеш
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Милли ризыклар белән сыйладык» дигән язмасы чыкты.
«Шәһәребезнең Тимирязев урамында урнашкан 84 нче мәктәбендә бик матур «ДОБРОсоседство» проекты эшләп килә. Һәр сыйныф Идел буе төбәкләре халыклары турында мәгълүмат туплап, кызыксынып өйрәнеп, шуны мәктәп укучылары, укытучылар белән бүлешә. Шулай ук әлеге мәктәптә бик матур традиция бар: әниләр көне уңаеннан да Ачык ишекләр көне уздырыла. Бу көнне теләге булган һәр әти-әни укытучы белән очрашып, баласының укуы турында кызыксынып, сорауларын бирә, киңәшләшә ала.
Быел 8-11 нче сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәттеләр. Коридорда әлеге проект буенча эшләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге чара укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты белән тәмамланды. Мәктәп һәм сыйныф тормышында актив булган әниләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
84нче мәктәп директоры Ольга Березина мәктәптә төрле милләт балалары укуын билгеләп үтте. «Безнең мәктәптә төрле милләтләр - руслар, удмурт, татар, әзербайҗан балалары укыйлар. Күпмилләтле мәктәптә коллективыбыз дус-тату. Мәктәптә милләтара дуслыкка багышланган чаралар даими узып тора, тик мондый масштабта беренче тапкыр. Ата-аналар да булыштылар. Укучылар костюмнар да эзләп тапканнар. Укучылар бик тырышып әзерләнделәр, үз эшләренә бик җаваплы караганнар. Һәр бала үзенең тамырларын белергә, мәдәнияте, сәнгате белән таныш булырга, телен белергә тиеш. Татарстан, татарлар турында 8 «б» сыйныфы зур гына мәгълүмат туплаган. Мәликә һәм Мәдинә Вәлиевалар аеруча зур эш башкарганнар», – диде ул.
Удмуртия хакында 5 нче «а» сыйныфы әзерләнгән иде. Алар исеменнән Дарья Чайникова чыгыш ясады. «Без үзебезнең республикабыз, анда яшәүче төп халык удмуртлар турында мәгълүмат тупладык. Әбиемнән кыз чагында кигән милли костюмын да эзләп таптык. Милли ризык перепечь пешерү хакында әбиемнән белештем. Безнең удмурт ризыклары пешерү буенча буыннан-буынга тапшырылып килүче, карт әбиемнән калган китап буенча бәрәңге белән ит перепечен әбием белән бергәләп пешереп алып килдек. Сез дә авыз итеп карагыз әле», - диде.
Бирегә килгән Сылу Илдус кызы мондый чараларның халыкның традицияләрен саклавы турында белдерде. «Һәр милләт - милли киемнәрдән. Мондый фестивальләр яшь буынны үз халкының традицияләренә карата сакчыл булырга гына түгел, ә башкаларны да ихтирам итәргә өйрәтә. Һәркемгә үз теле, гореф-гадәте, йолалары, ризыклары якын. Анда аларны авыз итеп карарга да булды. Минемчә, мондый мәктәптән тыш чаралар укучылар өчен бик кирәкле», - ди ул.
Пректның башында торучы Марина Первозщикова чараның максаты турында сөйләде. «Фестивальнең максаты – күрше-тирә республикалар турында белем туплап, аны башкалар белән бүлешү. Төрле милләтләр тарихын һәм мәдәниятен яшь буынга җиткерүдә сыйныфтан тыш чаралар ярдәмгә килә. Бу чараларда үз милләтенең рухи хәзинәсе белән танышу, шәхесләре турында мәгълүмат алу баланы милли һәм әхлакый яктан тәрбияли. Республика яшәеше, халкы, мәдәнияте, милли ашлары, билгеле шәхесләре белән белән якыннан танышу өчен бик кирәкле дип исәплим. Чит илләргә сәяхәт иткәнче, башта үз илебезне белүдән башларга кирәк», - ди ул.
Үземә дә әлеге бәйрәм бик ошады. Мондый сыйныфтан тыш чаралар укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртергә ярдәм итә».