«Миллиард.Татар» 2025 елның иң абруйлы татарларының киңәйтелгән исемлеген тәкъдим итте
«Миллиард.Татар» «Топ татар – 2025» рейтингының үз версиясен тәкъдим итте. Анда төрле илләрдән 190 татар кергән. Исемлектә татар телен, тарихын һәм милли үзаңны саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән фән, мәдәният, мәгариф, бизнес һәм җәмәгать эшлеклеләре урын алган.
Исемлекне төзүчеләр әйтүенчә, анда ел саен үткәрелә торган «Ел татарлары – 2025» рейтингының җиңүчеләре һәм катнашучылары кергән.
Рейтингка керүчеләр:
- Ильяс Камалоглу – Төркиядәге Мармара университеты тарих кафедрасы профессоры, төрки халыклар һәм Көнчыгыш Европа тарихын өйрәнүче;
- Радик Габдрахманов – эшмәкәр һәм меценат, «Туган Авылым» милли комплексын гамәлгә куючы;
- Даниил Абдулин – «Чиләбе татар автономиясе» активисты, татар тарихы турында подкаст-проект авторы;
- Ринат Абузяров – Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты президиумы әгъзасы, билгеле меценат;
- Резеда Әһлиуллова – дизайнер, милли татар бизәнү әйберләре брендларына нигез салучы.
Тулы исемлек белән «Миллиард.Татар» сайтында танышырга мөмкин.