Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов гитара бүләк иткән укучы кыз инструментта хәрби әтисе уйнарга өйрәтүен сөйләде

Буада яшәүче җиденче сыйныф укучысы Елизавета Нестерованың Яңа ел хыялы чынга ашты. Кызга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырылган бүләкне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов алып килеп биргән. Ул кызның гаиләсе янына Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә килгән.

Елизавета 2 номерлы лицейның 7 сыйныфында укый. Ул гитара турында хыялланган. Кызның хыялы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган әтисе Алексей Нестеров белән бәйле. Ул кызы өчен үрнәк һәм илһамландыручы булган.

«Миңа әтиемнең гитарада уйнавы бик ошый иде. Ул миңа һәрвакыт «Син булдырасың», ди иде», - дип сөйли Лиза.

Нәкъ менә әтисе кызда музыкага мәхәббәт уяткан. Кыз вокаль ансамбльдә шөгыльләнә башлаган. Ләкин күп балалы гаиләдә кыйммәтле гитара сатып алу гел кичектерелгән. Узган елда Лиза әнисе белән бергә «Теләкләр чыршысы» республика акциясе кысаларында хат язган булган. Ул вакытта кызның хыялы тормышка ашмаган, әмма быел җавап тиз килгән.

Елизаветаның әтисе махсус хәрби операция зонасына 2022 елның көзендә чакырылган.

«Безнең әти 2022 елның көзендә махсус хәрби операция зонасына чакырылды. Мөмкинлеге булганда элемтәгә чыга. Ул безнең өчен борчыла, ә без аның исән-сау булуын телибез. Яраланып, госпитальдә ятканда, без аның аягына басачагына ышандык, аңа таяныч булдык. Хәрби казанышлары өчен әтиебезгә «Хәрби отличие өчен» медале белән бүләкләнде. Бүген ул яңадан Туган илнең иминлеге сагында. Кызыбызга һәм улыбызга алып килгән бүләкләр өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт. Киләсе еллар һәр кешегә тынычлык алып килсен», - диде Елизаветаның әнисе Оксана Нестерова.

Фото: Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте.

Материал Наилә Хасибҗанова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus