2026 ел ахырына Чаллыда КФУның 1 мең урынга исәпләнгән тулай торагы сафка басачак
Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә Казан федераль университетының шәһәрдә студентлар кампусы төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашыруы турында хәбәр итте.
«Студентларыбызга уңайлы шартлар тудыру һәм башка төбәкләрдән яшьләрне җәлеп итү максатыннан, быел КФУ студентлар кампусы төзергә кереште. 2026 ел ахырына беренче объект – 1082 урынлы тулай торак файдалануга тапшырылыр дип көтәбез», - дип искәртте мэр.
Наил Мәһдиев сүзләренчә, шәһәрдә мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирелә. Соңгы 11 елда 11 яңа мәктәп төзелгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Мәләкәс аръягы» торак районының 22нче микрорайонында быел 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп ачылган.
Хәзер анда 1602 укучы белем ала, бу балаларны өченче сменада укыту проблемасын хәл итәргә булышкан.
Моннан тыш, ике мәктәпкә һәм җиде азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган. Мәгариф объектлары шәһәр бюджеты хисабына гына түгел, шәхси инвестицияләр хисабына да сафка бастырыла.
Мэр «УМ-КА» балалар үсеше үзәге ачылуны мисал итеп китерде, анда балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп эшли.
Моннан тыш, «Орион» яшьләр үзәге һәм «Проспект» яшүсмерләр клубы да яңартылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә шулай ук балалар сәнгать мәктәбенә ремонт ясалган.
Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе презентациясе.