Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда вакытлыча суны сүндерәчәкләр
Рәхимов урамындагы суүткәргечтә авария булу сәбәпле, Казанның Мәскәү районында 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр суны сүндереләчәк. Бу хакта «Су каналы» предприятиесендә хәбәр иттеләр.
Суны сүндерү түбәндәге урамнардагы йортларга кагылачак:
- Выборг урамы, 2, 3, 4;
- Рәхимов урамы, 8к13, 8к26, 23к1;
- Желатин урамы
- Нарат урамы;
- Ютазы урамы;
- Завод урамы.
Халыкны су белән тәэмин итү өчен автоцистерналар оештырылачак. Су китерү өчен гаризалар авария-диспетчерлык хезмәте телефоны (231-62-60) аша кабул ителә.
Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, белгечләр авария нәтиҗәләрен бетерү эшләрен мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга тырышачак.