4 августта Татарстанда яшен һәм боз явуы көтелә
4 августта Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, республиканың кайбер урыннарында яшен һәм боз явуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән ул 14 метрга кадәр көчәячәк, яшен вакытында – 15-20 метрга кадәр.
Республикада һава температурасы көндез +29дан +34 градуска кадәр тирбәләчәк.