Башкортстанда беренче Сабан туйлары башланып китте
Бүген Башкортстанның кайбер районнарында беренче Сабан туйлары башланып китте. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның указы нигезендә, беренче сабан бәйрәмнәре бүген, 31 майда, Аургазы, Бишбүләк, Зилаир, Бөрҗән, Кырмаскалы, Күгәрчен, Стәрлетамак, Калтачы, Яңавыл һәм Чишмә районнарында уза.
6 июньдә Зиянчура, Нуриман, Хәйбулла районнарында Сабантуйлар көтелә.
7 июньдә Сабан туйлары Әбйәлил, Архангельск, Аскын, Бакалы, Баймак, Бөре, Дүртөйле, Йәрмәкәй, Караидел, Кушнаренко, Мәләүез, Миякә, Стәрлебаш, Уфа, Чакмагыш районнарында үтә.