Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов 14 яшькәчә балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотека бирергә тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә гаилә ипотекасын бирергә, шулай ук бу программага кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу фикерне ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында әйтте.

«<...> 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның гаиләләренә гаилә ипотекасы шартларын таратуны карауны сорыйбыз», – диде республика җитәкчесе.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып, Федерация субъектлары буенча гаилә ипотекасы лимитын дифференциацияләргә өндәде. Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне 38 төбәк керткән.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, гаилә ипотекасының чик суммасы 6 миллион сум, ул сатып алучылар арасында популяр булган ике бүлмәле фатир бәясенең бары тик яртысын гына каплый.

Нәтиҗәдә, мондый фатир сатып алу өчен гаиләнең айлык кереме 320 мең сум булырга тиеш, бу мәсәлән, Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан биш тапкырга артыграк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов банкларның ипотека алучыларга комиссия салу (ул 20 процентка кадәр җитәргә мөмкин) проблемасына да кагылды. Бу хакта алдарак Россия Президенты Владимир Путин да телгән алган иде.

Шул сәбәпле, республика җитәкчесе Россия Хөкүмәтенә һәм Россия Банкына банкларның ипотека алучыларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын үтәвен контрольдә тоту буенча нәтиҗәле механизм булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Тәкъдимне Федерациянең 23 субъекты керткән.

Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел төзелгән Доброград шәһәрендә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу чарада Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясе җитәкчесе буларак катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus