Татарстанда агымдагы атнада аномаль җылылык көтелә. Гыйнвар азагында һәм февральнең беренче көннәрендә республикада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы уңай була, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
«Якындагы көннәрдә, шул исәптән якшәмбе, температура көндез уңай була – +1..+2 градус. Төнлә исә нуль яки зур булмаган тискәре күрсәткечләр көтелә. Температура климатик нормадан 10 градуска югарырак була. Аномаль җылылык безнең территориягә Атлантикадан циклоннар килү белән бәйле», – диде ул.
Гыйнварның беренче декадасы климатик нормадан 7-9 градуска җылырак, ә икенче декадада исә температура нормадан 4-6 градуска югарырак булды, дип өстәде Гоголь. Өченче декада түбән температурадан башланды, әмма аннан соң килгән җылы көннәр бу салкынлыкны киметә. Нәтиҗәдә, гыйнвар ае тулысынча климатик нормадан күпкә җылырак була.