«Үтемле мохит» дәүләт программасы кысаларында Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Читек» мастер-классы узды. Чарада 14 нче мәктәп укучылары катнашты, дип хәбәр итәләр үзәкнең «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә.
Читек ясаганда балалар үз фантазияләрен күрсәткән, материалларны, төсләрне һәм бизәкләрне үзләре сайлаган. Мастер-класста татар читекләре турында лекция һәм презентация дә булган.
«Бу мастер-класс – мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә мәдәни мирасны саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга өлеш кертү дә», – дип сөйли мастер-классны оештыручылар.