Бөтен дөньяда коронавирус йоктыру очраклары саны буенча статистика рәсми мәгълүматлардан ике тапкырга артыграк була ала, чөнки ковидның күп очраклары җиңел формада үтү сәбәпле рәсми рәвештә теркәлмәскә мөмкин. Бу хакта ТАССка эпидемиолог, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, декабрьгә дөньяда 777 миллионнан артык кеше коронавирус кичергән.
«Мин бу статистиканы ике тапкырга арттырыр идем. Чөнки пандемия чоры башында, инфекция авыр формада кичерелгән вакытта да җиңел формалар булды», - диде Онищенко.
Ул шулай ук системасыз тәртиптә авыручы кешеләр – вирус таралуга иң зур өлеш кертүчеләр, дип искәртте.
Россиядә хәзерге вакытта эпидемик вәзгыять тыныч булуга карамастан, Онищенко россиялеләрне сәламәтлеккә җаваплы карарга чакырды.
«Үзеңне начар хис иткәнсең, температура күтәрелгән икән, геройларча каядыр кунакка яки берәр чарага чабарга, яисә, тагын да начаррагы, эшкә барырга кирәкми. «Больничный» алырга кирәк. Чөнки гриппны да, ковидны да аягөсте йөреп уздыру бик куркыныч», - дип киңәш итте эксперт.