Петрозаводск шәһәрендә йортта көнкүреш газы шартлаганнан соң гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
ТАСС хәбәр иткәнчә, дүрт кеше зыян күргән. Аларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән республика хастаханәсенә алып килгәннәр. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр.
Сигез кешене шәһәр тулай торакларына урнаштырганнар, аларны тәүлек әйләнәсе туклану белән тәэмин итәчәкләр. Калганнар исә туганнары һәм танышларында калырга булган.