СССР Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе каршында оештырылган Һава-десант гаскәрләре гвардия сержанты Клетнёв исемендәге «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләр әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм махсус операциядә катнашкан Айвар Миншагаев истәлегенә багышланган чара үткәрде. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә хәрби хезмәткәрне үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр.
Башта клуб әгъзалары һәм аның җитәкчесе Тәлгать Камалиев Айварның мәктәп территориясендә урнашкан мемориаль тактасына чәчәкләр куйды. Аннары алар «Идел» физкультура-спорт җәмгыяте» бокс буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе беренчелеген ачуда катнашты.
Камалиев, турнирда катнашучыларны сәламләп, Айвар Миншагаевның батырлыгы турында сөйләде. Соңрак клубта тәрбияләнүче һәм ярышта катнашучы Эмиль Галләметдинов махсус операциядә һәлак булган хәрбиләргә багышлап шигырь укыды. Аннары исә чарада катнашучылар хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Бу «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы инициативасы белән уздырылган беренче чара түгел. 2024 елның декабрендә Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә «Нона-с» 120нче дивизия-полк авиадесант үзйөрешле артиллерия-миномет установкасына һәйкәл ачылды. Чара Россия Герое көненә багышланган иде.
РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция катнашучылары хөрмәтенә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.