2024 елның икенче яртыеллыгында, сентябрь-декабрь айларында, Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды. Әлеге курсларны республиканың Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Әлеге курслар 10 төркемдә үткәрелде. Ижевск шәһәрендә курслар Үзәк мәчеттә, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә, Можга шәһәре, Балезино, Глазов шәһәре мәчетләрендә, Сарапул шәһәрендәге мөхтәсибәттә һәм татар мәдәнияте үзәгендә, Камбар районы Кама авылы Кама модель китапханәсендә, Кыяс районы Байсар авылы мәдәният үзәгендә үткәрелде. Курсларда барлыгы 231 кеше белем алды.
Татар телен өйрәнү курслары барлык теләүчеләр өчен төрле яшь төркемнәре белән үткәрелә. 3-4 яшьлек, 5-6 яшьлек, укый һәм яза белүчеләр, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр, өлкәннәр төркемнәре бар. Яңа төркем белән өйрәнү алфавиттан, татар хәрефләреннән һәм авазларыннан башлана. Дәресләр дәреслекләр буенча үткәрелә, Балалар төркемнәрендә дәресләр уен формасында да уза.
Әлеге курслар – татар телен саклау формаларының берсе. Курс программасы сөйләм татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Курсларда укучылар шулай ук татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм традицияләре турында да беләчәк. Курс укучылары һәм аны тәмамлаучылар шәһәр һәм республика мәдәни чараларында, бәйгеләрдә, шулай ук Татарстан Республикасында үткәрелә торган бәйгеләрдә актив катнаша. Уздырыла торган курслар үзләренең нәтиҗәлелеген һәм туган татар теленә зур кызыксыну күрсәтте, диелә хәбәрдә.