Җомга, 3 гыйнварда, Татарстанда көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына – 15-18 метрга, шул исәптән Казанда төнлә 15 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.