Пәнҗешәмбе, 2 гыйнварда, Татарстанда җепшек кар явачак.
Шулай ук, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, аерым районнарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
2025 елның икенче көнендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.
Температурага килгәндә, иртән ул 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез исә 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал.