АКШның Яңа Орлеан штатында йөк машинасы белән идарә итүче кешеләр төркеме өстенә килеп кергән һәм ут ачкан. Якынча мәгълүматлар буенча һәлак булучылар бар. Бу хакта РИА Новости CBS телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Чәршәмбе иртән (җирле вакыт буенча) Яңа Орлеанда Француз кварталында Бурбон-стрит урамында автомобиль кешеләр өстенә менгәннән соң күпсанлы һәлак булучылар турында хәбәр ителде, диелгән хәбәрдә.
Шаһитлар телеканалга сөйләгәнчә, йөк машинасы зур тизлектә кешеләр төркеме өстенә килеп кергән, аннары йөртүче машинадан чыккан һәм ата башлаган. Бу вакытта полиция аңа каршы ут ачкан.
«Якынча 10 кеше һәлак булган һәм тагын 30 кеше җәрәхәтләр алган», - дип ачыклык кертте ABC News телеканалы полиция һәм хакимият мәгълүматларына сылтама белән.
Йөк машинасы йөртүчесе әлегә тоткарланмаган.
Шул ук вакытта аның гамәлләре алдан уйлап эшләнелгәне билгеле.