Балтач гимназиясе коллективы махсус опреациянең беренче көненнән бирле төрле формада ярдәм оештыруда даими актив катнаша. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Районның иң зур мәгариф оешмаларының берсе укучыларны, әти- әниләрне, педагогларны бергә туплап, илебезнең киләчәге өчен район, илебез халкы белән зур һәм бик кирәкле эш башкара. Биредә көндәлек кирәк-яраклар тупланган һәм балалар кулы белән язылган хатлар да әзерләнгән.
«Әлеге изге эштә ярдәме кергән һәркемгә сәламәтлек, бәхет телибез», – диелгән хәбәрдә.