Актаныш районы Мәсәде авылында яшәүчеләр элек-электән шәхси ихаталарын гирляндалар белән бизи иде. 2025 елны каршыларга аеруча тырышканнар. Һәр өч йортның берсе гирлянда утларыннан балкып тора. Бигрәк тә Әлфинә һәм Дамир Дәүләтовлар яшәгән йорт-җирләр үзенә җәлеп итә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
«Ел саен авылыбызда Яңа ел төсмере бирү өчен гирляндалар эләбез. Авылдашларга һәм кунакларга күңелле булсын дибез. Яңарак утлар белән баетабыз, җәйдән үк яңа гирляндалар сатып алып әзерләнә башлыйм», – диде Әлфинә апа.