Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.
«Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр Мәскәү вакыты белән 09:30 сәгатьтән гамәлдән чыгарылды», - диелә хәбәрдә.
Чикләүләр гражданнар һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен кертелде, дип билгеләделәр ведомствода. Чикләүләр гамәлдә булганда Казанга килүче ике самолет Бигеш запас аэродромында төшеп утырды.