Яңа ел – һәр йортта үзенчәлекле, җылы гаилә атмосферасы тудыручы бәйрәм. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны котлавында әйтелә.
«Әлеге һәркем яраткан күркәм бәйрәм безнең барыбызны берләштерә», - дип яза дәүләт башлыгы.
Ул Татарстан җитәкчесенә сәламәтлек һәм барлык планнары тормышка ашуны теләде.