Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «ГлагоL» басмасына биргән интервьюсында аңа балалар бүләк итә торган кулдан ясалган чыршы уенчыкларына сөенүен әйтте һәм әлеге хисләрнең нәрсәгә бәйле булырга мөмкин икәнен фаразлады.
«Иң яратканы - кулдан ясалган чыршы уенчыгы. Һәр Яңа елда балалардан шундый бүләкләр алам. Аларның нәрсәдән һәм ничек ясалуы әһәмиятле түгел. Бу миндә балачактан килә дип уйлыйм», - диде Татарстанның беренче Президенты.
Шәймиев Яңа елны бәйрәм итүләре турында башлангыч мәктәптә укыганда белүен әйтте. Аның беренче укытучысы инициативасы белән авылда яшәүчеләр тәүге тапкыр әлеге бәйрәмне мәктәп янындагы кечкенә генә авыл клубында билгеләп үтәргә карар кыла.
«Яңа елга чыршы бизәүләре турында белдек, әмма безнең якларда урманнар бик аз, чыршының булганы да юк, хәтта нарат та бик сирәк очрый. Шуңа күрә безнең клубка чын нарат алып килүләрен күргәч бик тә шатландык», - дип уртаклашты сәясәтче хис-кичерешләре белән.
Чыршы уенчыклары да булмый, шуңа күрә укучылардан аларны үз куллары белән ясауларын сорыйлар. «Мин китаптагы рәсемне, аның буенча катыргыдан ат силуэты кисеп алуымны бик ачык хәтерлим. Хәтта аны буядым да, безнең өйдә акварель буяулар бар иде. Күңелем тантана итте: ат мин теләгәнчә килеп чыкты», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, бәйрәм тәмамлангач уенчыкларны балаларга өләшкәннәр һәм ул уенчык атны өенә алып кайтып киткән, шуннан соң «башлангыч мәктәптә укыган вакытта ел саен чыршы бәйрәменә алып килә торган булган».