2024 елда Казан Кремлендә 4,5 млн кеше кунак булган. 2023 елда да шундый ук күрсәткечләрне теркәгәннәр. Бу хакта ТАСС яза.
Музей-тыюлык матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елда Казан Кремлендә киң күләмле мәдәни чаралар сериясе узачак. Алар арасында «Җанландырылган риваятьләр һәм хикәяләр» җәйге театр фестивале, «Җәйге музей лагере» инклюзив проектының дәвамы бар. Күргәзмәләр турында сөйләсәк, Яңа елда «Эрмитаж-Казан» үзәгенең «Искткеч чор. XIX-XX гасырлардагы Европа сәнгате» проектына басым ясаячаклар.
Шулай ук 2025 елда Казан Кремлендә ремонт һәм реставрация эшләре дәвам итәчәк. Музей-тыюлыкта ел башында «Игътибар таләп ителә торган Кремль өлешләре буенча» проект-эзләнү эшләре нәтиҗәләрен көтәләр.