Әлки районы Базарлы Матакның Крайнов урамы 95нче йортта хатыны Лидия белән яшәүче Александр Толстов бәйрәм алдыннан кардан могҗиза-сыннар ясаган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
«Бу эшне мин кечкенәдән яратам. Нәрсә күзаллыйм, шуны ясыйм. Әле менә карым бетеп китте. Явуга, тагын бер сын булачак. Әле боларына да, җиткерә алмагач, күршедән «урладым», – ди ул, елмаеп.
«Сыннар эреп бетә икән, яңасын ясыйм. Былтыр мин «Иң матур бизәлгән өйләр» бәйгесендә 1 урынны яуладым. Акчалата бүләк бирделәр. Менә шуның яртысына алынган утлар (гирлянда) болар», – дип сөйләде ул.
Әлеге талант иясе бик күңелле кеше булып чыкты. Һәр сорауга кызыклы, тапкыр җаваплары белән дә таң калдырды. Сыннарны бер тамчы су да кулланмыйча ясавын, бу шөгыльнең күңеленә ләззәт бирүен, ял көннәрендә оныклары белән мавыгуын – барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Гомере буе тракторда эшләгән, буш вакытларында аучылык белән шөгыльләнергә яраткан, тимер һәм агачтан әллә нинди могҗизалар тудыра алган Александр Толстов – гомумән, тик тора белми торган кеше, диелгән хәбәрдә.