Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт иҗатындагы җырлар турында сөйләде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.
«Фольклористикада «халыклашкан җыр» дигән төшенчә бар. Нәкый Исәнбәтнең дә шушы категориягә керә торган әсәрләре юк түгел. 1920 елларда ук иҗат ителгән «Уракчы кыз» шигыренә үз чорында көй языла. Бүгенге көндә бу җырның көе Җәүдәт Фәйзи көе, халык көе һ.б. дип төрлечә тамгалана. Җырның көен кем язганлык мәсьәләсенә Нәкый ага болай дип ачыклык кертә: «Габдулла Шамуков бу көйне «Башмагым» музыка-комедия авторы Хәбибулла Ибраһимов чыгарды дип раслый. Әмма «Уракчы кыз» аның тарафыннан язылдымы, анысын ачык кына белмим», - диде галимә.
Аның фикеренчә, халыклашкан җыр дигән төркемгә кертеп карау әсәрнең дә, авторның да мәртәбәсен арттыра. «Менә шундый тарихы булган бу гаҗәеп матур җырны бүген, Нәкый Исәнбәтнең халыклашкан җыры дип атау, шиксез, җырның халык мәхәббәтен яулаган әсәр булуыннан килә», - диде Лилия Мөхәммәтҗанова.
«Сүзләре Нәкый Исәнбәтнеке, көе халыкныкы булган «Илкәем» җыры, көе Илһам Шакировка, я халыкка нисбәт ителә торган «Син сазыңны уйнадың» да шундый ук дәрәҗәгә ия ядкәр. «Гармунчы егет», «Бормалы су»ны да популяр гына түгел, халыклашкан әсәрләр рәтендә карарга мөмкин», - дип чыгыш ясады филология фәннәре докторы.
Ул авторы Нәкый Исәнбәт булган әлеге җырларның фольклор әсәре булып әверелүен сәбәбен аңлатты. «Бу бер яктан, әдәбият белән фольклорның туктаусыз алмашу процессын күрсәтсә, икенче яктан, авторның халыкка үтә якынлыгын раслый. Халык үз милли-этник тарихына, яшәешенә, менталитетына, психологиясенә һәм, әлбәттә, милли тел байлыгына беркайчан да битараф булмаган. Димәк, Нәкый Исәнбәтнең масса җыры булып әверелгән шигырьләре шушы зур таләпләргә җавап бирә торган иҗат», - диде галимә.