Добавить новость

В Германии призвали ввести новые санкции против России

крылатые качели или в старом парке тает снег

Мотор 2 л, 155 л.с., автомат и передний привод – этот японский кроссовер доступен в России

Полицейский Дед Мороз обратился к воронежцам

World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа ел бүләге: Түбән Камадан хәрбигә шәхси составны йөртү өчен УАЗ машинасы тапшырдылар

Түбән Кама ТЭЦ-1 җылылык-электр станциясе махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен ике дизель генераторы сатып алган һәм мичләр әзерләгән. Гуманитар йөкне шулай ук Казан инновацион университеты һәм 34 номерлы гимназия-интернат студентлары, укучылары һәм укытучылары җыйган.

Старковлар гаиләсе дә зур бүләк әзерләгән – УАЗ автомобиле. «Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтерлары машинаны ремонтлаган һәм хәрби хезмәткәргә тапшырган. Хәрби инде машинада алгы сызыкка юл тоткан.

«Безнең коллектив хәрбиләребезне тәэмин итү эшендә ярдәм күрсәтә. Коллектив җыйган акчаларга генераторлар, мичләр, башка әйберләр сатып алдык, егетләребезгә уңайлы булсын өчен», - дип сөйләде ТЭЦ-1 директоры Сергей Олюнин.

«Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторлары битараф булмаган шәһәр халкына бик рәхмәтле. Тылдагы армия көннән-көн арта. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә егетләр фронтта нәрсәгә дә булса мохтаҗлык тоймый.

«Без даими нигездә хәрбиләр белән турыдан-туры элемтәдә торабыз. Сөйләшкәндә егетләр нәрсәдер сорый. Кирәкле әйберләрне китергәч, без аларны махсус операция зонасына җибәрәбез. Бу әйберләрнең анда кирәкле, файдалы булачагын беләбез. Егетләрдән дә иң уңай җавап килә. Хәрби егетләребез бездән башка күпкә кыенрак булыр иде, диләр», - дип сөйләде «Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.

Старковлар сатып алган машинаны волонтерлар махсус Яңа елга дип әзерләгән. Машинаны алырга дип Череп позывнойы хәрби фронттан кайткан. Автомобильне ай ярым ремонтлаганнар.

«Автомобиль тулысынча техосмотр узды, бөтен кирәк нәрсәләре алыштырылды. Кузовны тулысынча ремонтладык, хаки төсенә буядык һәм, әлбәттә, хәрбинең позывное кебек «череп» рәсеме төшердек. Шундый традиция, дип әйтергә була», - дип билгеләде «Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторы Сурен Авдоян.

Махсус операция хәрбиләре өчен бик кирәкле бүләкне Старковлар гаиләсе сатып алган. Андрей белән Елена УАЗны ишегалдында күреп алган. Ир белән хатын шундук бергәләп карар кабул иткән. УАЗның элеккеге хуҗасы машинада балыкка йөри торган булган. Ләкин сатып алуның максаты турында белгәч, шунда ук ризалашкан.

«Махсус операциядәге егетләргә автомобиль кирәк булу турында белдек, уйлаштык, сатып алдык. Килешеп тә түгел, мин инде күптән шундый идея турында уйлап йөрдем, ә ул үзе аерым уйлап йөргән. Машинаны карадык, бәясен сөйләштек, сатып алдык, тапшырдык. Кирәк булыр, кемнедер коткарыр, дип өметләнәбез», - ди Андрей һәм Елена Старковлар.

Череп позывнойы хәрби, үз чиратында, «Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторларына рәхмәт белдергән һәм командование исеменнән рәхмәт хатлары тапшырган. Старковлар гаиләсенә дә рәхмәт сүзләре җиткерелгән.

«Бу машина шәхси составны йөртү, азык-төлек продуктлары һәм хәрби кирәк-яраклар ташу өчен бик кирәк. Автомобиль бик яхшы, ул төрле җирдән үтә ала. УАЗ машинасы – алыштыргысыз әйбер. Кулланачакбыз, булдыра алганча сакларга тырышачакбыз», - ди Череп позывнойы хәрби хезмәткәр.

Әлеге автомобиль сатып алынган, ремонтланган һәм махсус хәрби операция зонасына тапшырылган 34нче автомобиль булды. Череп позывнойы хәрби, машинага гуманитар йөк төяп, фронтка хезмәттәшләре янына киткән. Мондый Яңа ел бүләгенә алар хәзер бик шат булачак.

«Барыгызга да зур рәхмәт әйтергә телим. Җиңү безнең кулда булачак. Якынлашып килүче Яңа ел белән», — дип рәхмәт белдерде хәрби.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Дайджест новостей «Грузовичкоф» за декабрь

Голкипер Сафонов оплатил поездку волонтеров на черноморский пляж для уборки мазута

Финалисты «Большой сцены» выступили на сцене Кремля

В Курской области распространяется очередной фейк

Музыкальные новости

Кабмин запретил майнинг в 10 регионах России до 2031 года

Кабинет Артиста. Яндекс кабинет артиста. Яндекс музыка кабинет артиста.

Собянин рассказал о грантовой поддержке команд из столичных медицинских организаций

Что работодатели должны знать о поколении Z?

Новости России

В Курской области распространяется очередной фейк

Валерий Меладзе тайно вернулся в Москву

Кабмин запретил звонки на телефоны граждан с IP-телефонии

Полицейский Дед Мороз обратился к воронежцам

Экология в России и мире

Японский Новый год в «Тропикана Парк»

«Закружимся в танце»: Анастасия Барашкова & SAMOEL выпустили совместную новинку

Скорость и драйв на Воробьевых горах

Пэрис Хилтон обнажилась у елки в католическое Рождество, прикрываясь бантом на видео: поклонники в ярости

Спорт в России и мире

Елена Рыбакина поделилась долгожданной хорошей новостью

Александр Зверев: «Все еще считаю, что в этом году я показал свой лучший теннис на «Уимблдоне». Было очень, очень обидно получить травму колена»

Теннисистка Путинцева: решила выступать за Казахстан из-за лучших условий

Матс Виландер: «В 2025-м Синнер выиграет больше «Шлемов», чем Алькарас. Мой очень, очень, очень смелый прогноз – один из них оформит календарный Большой шлем»

Moscow.media

Дайджест новостей «Грузовичкоф» за декабрь

Пришла зима...

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Орловские власти вновь не смогли справиться с задачей обеспечения необходимыми лекарствами











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Валерий Меладзе тайно вернулся в Москву

Росгвардейцы оказали помощь женщине-водителю, оказавшейся в сложной ситуации на дороге в Подмосковье

Мотор 2 л, 155 л.с., автомат и передний привод – этот японский кроссовер доступен в России

В Германии призвали ввести новые санкции против России