«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәте белән бүләкләнде. Аңа бүләкне ТР Үзәк сайлау комиссиясенең йомгаклау утырышында тапшырдылар.
«2024 елда Татарстан Республикасында сайлау кампаниясен оештыру һәм үткәрүдә актив булышкан һәм ярдәм күрсәткән өчен сезгә рәхмәт белдерәм», - диелә анда.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, журналистларны бүләкләп, гаммәви мәгълүмат чараларының республикада сайлауларның ачыклыгын һәм легитимлыгын тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертүен искәртте.