Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы кала. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда, Казанда да, төнлә төшкән томан саклана.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана. Төбәк юлларында бозлавык барлыкка киләчәк.
Салкын төннән соң (аязганда -20 градуска кадәр) көндез Татарстанда җылыта, һава температурасы -3..-8 градус көтелә, ә төбәкнең көнчыгышында -12 градус (Татарстан башкаласында -4..-6 градус) була.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 27 һәм 28 декабрьдә, республикага җылы һава массасы килү сәбәпле, 0 градуска кадәр җылытачак.