Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле һәм ике дәрәҗәле системасын саклап калу яклы. Ул Татарстан Дәүләт Советы җирле үзидарә реформасы турындагы позициясен үзгәртмәячәген әйтте.
«Әгәр бу мәсьәләне янәдән күтәрсәләр, Татарстан депутатлары республика мәнфәгатьләрен яклаячак. Безнең позиция – хокукны Россия субъектларына тапшыру. Авыл советлары кирәкме, юкмы икәнен үзләре хәл итсеннәр. Ә нигә бу мәсьәләне Мәскәү хәл итәргә тиеш? Без тәкъдим иткән алым дөрес булыр дип уйлыйм», - диде ул журналистларга йомгаклау матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, 2021 елда Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль закон проектын тәкъдим иткән булганнар. «Федераль закон проекты белән барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрен муниципаль яки шәһәр округына берләштерергә, ә авыл советы һәм шәһәр администрацияләрен бетерергә тәкъдим иттеләр. Икенче укылышны бу елның декабрендә уздырырга тиешләр иде, ләкин аны 2025 елга күчерделәр», - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.
«Авыл советларын бетерү турындагы инициативаны хупламадык. Татарстан ничек итеп шулай эшли алсын ди? Республика халкының өчтән бере авыл җирендә яши, ә анда икенче хакимият юк. Проблемаларны хәл итү өчен җирле халыкка район үзәгенә барырга туры киләчәк. Моннан тыш, авыл советы – безнең таянычыбыз. Анда махсус хәрби операциядән катнашкан депутатлар күп. Авыл советларын бетерүгә каршы чыгып, без зур адым ясадык дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләдә Татарстан Дәүләт Советы позициясен Россиянең күпчелек төбәкләре хуплавын, әлеге тема буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кискен җавап биргәнен әйтте.
«Безнең уртак эшебез әлеге Федераль закон проектын карауны 2025 елга кадәр кичектерергә мөмкинлек бирде. Күңелемдә беркадәр тынычлык һәм өмет барлыкка килде. Әлегә бу мәсьәләне күтәрүче юк, ләкин ул көн тәртибеннән әле ахыргача алынмаган. Без үзебезнең авыл халкын яклаячакбыз. Бу эшне Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар белән ахыргача хәл итеп бетерәчәкбез», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Ул «бер яки ике елдан федераль үзәк инициативасы буенча әлеге мәсьәләгә кайтырга кирәк булачак», дип өстәде. «Әмма без үз позициябезне үзгәртмәячәкбез. Без халык хакимиятенең авылда да сакланып калуын яклыйбыз», - дип йомгаклады парламент җитәкчесе.