Зәй кешесен эткә рәхимсез булган өчен бер елга колониягә җибәрделәр. Ул элек тә хөкем ителгән булган.
Узган елның сентябрендә ир-ат исерек була. Аның фатирына эт йөгереп керә. Ир-ат аңа 16 тапкырдан артык пычак белән кадый. Эт алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Ир-ат үз гаебен таныган. Суд аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарган. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.