Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Казаннан 12 яшьлек Диманың хыялын чынга ашырачак. Республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан әлеге акциядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
12 яшьлек малай Яңа ел бүләге сыйфатында «Рубин» футболчылары белән очраштыруны сораган.
Рөстәм Миңнеханов элегрәк акциядә катнашты инде. Әйтик, 19 декабрьдә ул авыр тормыш хәлендә калган биш бала һәм үсмерның хыялларын чынга ашырырга вәгъдә итте. Икенче тапкыр Мәскәүгә сәфәре вакытында проектка кушылды. Ул чагында ТР Рәисе чыршыдан балаларның теләкләре язылган өч шар алды.