Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте кайбер спектакльләрнең күчерелүе турында хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча 21, 22 декабрьдә республикада күмәк чаралар кичектерелде. Шул сәбәпле, Тинчурин театрында «Туган-тумача», «Тылсымлы арена» һәм «Назлы кияү» спектакльләре күчерелә», –диелә хәбәрдә.
«Туган-тумача» спектакле 21 декабрьдән (12:00 сәгатьтән) – 29 декабрьгә күчерелә (12:00 сәгатьтә башлана), 21 декабрь 17:00 сәгатьтән 30 декабрьгә күчерелә (11:00 сәгатьтә башлага). «Тылсымлы арена» спектакле 22 декабрьдән (11:00 сәгатьтән) – 27 декабрьгә күчерелә (11:00 сәгатьтә башлана). «Назлы кияү» спектакле 22 декабрьдән (17:00 сәгатьтән) – 28 декабрьгә күчерелә (13:00 сәгатьтә башлана).