Бүген һәм иртәгә Татарстанда кабат һава торышы шартлары бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, 22 декабрь кичендә һәм 23 декабрь көндез республика буенча урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, урыны белән, шул исәптән Казанда боз явачак. Республика юлларында, шул исәптән Казанда да юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә һава температура -1..-6, Казанда -1..-3 градус була.