Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һәм аның тормыш иптәше Азат Хәлимов ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты.
«Бу ел истәлекле көннәргә бик бай булды: ике көннән Азат белән язылышып, тора башлавыбызга 40 ел була һәм инде иҗатыма быел 45 ел тулды», – ди артист.
Зөһрә Шәрифуллина сүзләренчә, озак еллар бергә яшәгәннән соң, алар яшьлектә аңламаган әйберләрне, тормыш кадерен, бер-береңне саклау, кадерләү, яклау төшенчәләрен яхшырак аңлый башлаганнар. «Яшәгән саен тормышны ныграк аңлыйсың, һәм аны ярата башлыйсың», – ди ул.
«40 ел бергә яшәгәч, бер сүздән соң, ул – мине, мин – аны аңлыйм. Кеше нәрсә турында сөйләшкәнебезне белмәскә мөмкин, ә без аңлыйбыз», – ди тормыш иптәше Азат.