Россия Президенты Владимир Путин Казанга БПЛА һөҗүме ясаган өчен дошман үкенәчәк дип белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка аэропорт һәм юл инфраструктурасы объектларын кулланылышка тапшыру тантанасында әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Дәүләт башлыгы беспилотниклар һөҗүме нәтиҗәсендә килгән зыянны бетерәчәкләренә ышаныч белдерде.
«Казанда дошманнар һәм көндәшләр тарафыннан зыян күргән бөтен нәрсәне торгызырсыз дип ышанам», – диде Путин.