Түбән Кама музыка көллиятендә Рәзинә һәм Флюр Гайнемөхәммәтовларның гаилә концерты булып узды. Бу иҗади гаиләне шәһәрдә белмәгән кеше аздыр. Аларның республика күләмендә уздырылган төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле лауреатлар исеменә лаек булулары, призлы урыннар яулавы күпләребезгә билгеле. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Земфира Гарифуллина яза.
Чарада Рәзинә белән Флюрнең балалары, оныклары — барысы бергә 8 кеше катнашты. Уллары Ирекнең искиткеч оста итеп язган сценарие буенча концерт номерлары бер җепкә тезелгән кебек, үрелеп барды. Ирек үзе курайда уйнады, җырлар башкарды. Халык артистлары Вил Усманов, Габделфәт Сафин белән бергә чыгыш ясаган, республика күләмендә танылган скрипкачы Иркә өздереп скрипкада уйнады. Аңа кушылып бар халык рәхәтләнеп җыр сузды.
Моннан бик күп еллар элек Рәзинә белән Флюрнең гаилә концертында булганым бар иде инде. Халык иҗаты йортының шыгрым тулы залында Флюрнең әнисе Фатыйма апаның тальян гармунда уйнап, халыкның озын көйләрен җырлавы онытыла торган булмады. Халык аны сәхнәгә кат-кат чакырып чыгарган иде. Ул концертта кечкенә Иркә (аңа ничә яшь булгандыр) «Бик бәхетле булыр өчен әни кирәк», дип җырлады. Ә бу концертта исә аның кызы Сара Иркәнең үзен дә узды кебек. Чөнки ансамбль башкарган күмәк чыгышта ул солист буларак, алга чыгып җырлады.
Ирекнең улы белән кызы парлы бию башкарды. Апалы-энеле Айзилә белән Азамат башкаруындагы бию гади генә булмады. Алар үзләренең бию хәрәкәтләре белән егет һәм кызның үпкәләшеп алуын, соңыннан дуслашуларын театраль эпизод итеп күрсәттеләр.
Залда Сарманнан килгән кунаклар да бар иде. Сәхнәдә Флюрнең бертуганнары чыгыш ясады. Флүрәнең гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнавы, Нәзирә белән Фәннурнең җырлавын тамашачы көчле алкышларга күмде.
Буыннан буынга күчкән Гайнемөхәммәтовлар династиясенең киләчәге өметле. Рәзинә белә Флюр концертта «Картаймый әле яшь күңел, Һичкайчан да бирешәчәк түгел», — дип җырладылар. Аларның киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулавына зур ышанычта калабыз.
«Шунысын әйтеп китү мөһим, Гайнемөхәммәтовлар бу концертларын хәйриячелеккә багышладылар. Аларның теләге — «Апуш» үзәгендә тәрбияләнүче балаларга Яңа елга матур уенчыклар бүләк итү, мөмкинлекләре чикләнгән ул сабыйларны шатландыру икән. Безнең халык бердәм бит ул, аларның изге теләкләренә битараф калмыйча, барыбыз да кушылдык. Бәйрәм алдыннан балаларга күтәренке кәеф тудыруда ярдәм иткәне өчен Гайнемөхәммәтовларга шәһәрдәшләребез исеменнән зур рәхмәт!» – диелгән хәбәрдә.