Россия Президенты Владимир Путин традиция буенча чит ил лидерларын Яңа ел һәм Раштуа белән котлаячак, әмма дустанә булмаган дәүләтләрнең җитәкчеләрен Россия лидеры котламаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
«Традиция буенча әйе, ул барысын да котлаячак. Ул дустанә булмаган илләрне котламаячак, әмма кайбер дустанә булмаган илләрне ул котлаячак», - дип Кремль вәкиленең сүзләрен китерә ТАСС.
Әмма Песков дәүләт башлыгының кемне котлаячагын аныклап тормады.