Шимбә көнне Казанда БПЛА һөҗүменнән соң югары уку йортлары көндезге дәресләрне кичектерде. Бу хактагы хәбәр Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты һәм башка мәгариф учреждениеләре социаль челтәрләрендә чыкты.
КФУда ачыклык кертүләренчә, ректор һәм югары уку йортының иминлек хезмәте барлык уку биналарын карап чыккан. КНИТУда укытучыларга дәресләрне туктатырга, ә студентларга беренче катка төшәргә киңәш иттеләр.
Казан дәүләт энергетика университетында шулай ук уку процессын туктатулары турында белдерделәр. Тулай торакта яшәүче студентлар белән сөйләшү үткәрелгән. Алар өчен актлар залында киносеанслар оештырганнар.
Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм хезмәткәрләре өйләренә озатылган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бинада шартлау дулкыны нәтиҗәсендә берничә тәрәзә ватылган.
КНИТУ-КАИ белем бирү процессын дистанцион форматка күчерү турында игълан итте.