Бүген иртән Казан пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүменә дучар булды. Бу юлы иртә таңнан тыныч халыкның йортларына һөҗүм иттеләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язды.
«Урында оператив штаб җәелдерелде. Халык эвакуацияләнде, вакытлыча урнаштыру һәм кайнар туклану урыннары оештырылды. Барлык көчләр дә җәлеп ителде», - диде республика җитәкчесе.
Ул Татарстан халкын паникага бирелмәскә чакырды.
«Иң мөһиме паникага бирелмәскә. Хөкүмәткә халыкка эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итәргә бурыч куйдым», – дип яза Татарстан Рәисе.
Искәртик, бүген иртән, Татарстан башкаласына беспилотниклар һөҗүм итте. Оператив мәгълүматлар буенча, 8 беспилотник очып килүе теркәлгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Лазурные небеса» торак комлексында булды. Анда БПЛА һөҗүменнән соң янгын чыккан иде. Шулай ук Казан мэры Илсур Метшин зыян китерелгән биналарны карап йөри.