Зәй ГРЭСы тулы йөкләнеш белән эшли, бу бер нәрсә турында сөйли — объект Татарстанга һәм тулаем Россиягә бик кирәк. «Татэнерго» генераль директоры Раузил Хаҗиев «Татар-информ»га интервьюсында шундый фикер белдерде.
«Станция чыннан да тулы йөкләнеш белән эшли. Әлбәттә, бу барлык 11 энергоблок тәүлек буе һәм елына барлык 365 көн эшли дигән сүз түгел, әмма Зәй ГРЭСына быел технологик яктан мөмкин булган йөкләнеш максималь дәрәҗәдә. Гыйнвар-ноябрь айларында ГРЭС 5,2 млрд кВт*сәгать эшләгән, узган елга карата үсеш 27 процент булган. Мондый йөкләнеш станциянең Татарстанга да, Россиягә дә бик кирәклеген күрсәтә», — дип хәбәр итте компания җитәкчесе.
Вакыт-вакыт Зәй ГРЭСын искергән җиһазлар паркы белән ябарга кирәк дигән сүзләр чыга. Хаҗиев моның алай түгеллегенә ышана.
«Анда «тимер» коела дип әйтеп булмый. Бу алай түгел. Мин энергоблоклар яңа егәрлекләр кертелгәнче эшли алачак дип ышанам. Әмма мөмкинлекләрнең чиге, әлбәттә ул күренә. Бу – 2030 ел. Алга таба инде җиһазларны алмаштыруны сузарга ярамаячак», - дип саный «Татэнерго» генераль директоры.