Шушы көннәрдә Пенза өлкәсендә «Милли мәдәниятләр тарихында дин» өлкә фәнни-гамәли конференциясе узды. Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы һәм Төбәк үсеше тарафыннан оештырылган конференциядә Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Гөлназ Самочкина төп спикерларның берсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гөлназ Хөснулла кызы үз чыгышында ел саен төрле төбәкләрдән 1500дән артык катнашучыны җыя торган «Яратам сине, туган ягым!» туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар – Төбәкара мәктәп укучылары бәйгесенең әһәмияте турында сөйләде. Җиңүчеләрнең эшләре «Яратам сине, туган ягым!» җыентыгында дөнья күрә.
Конференция яшьләргә рухи-әхлакый, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге тәҗрибәне ачыклау һәм тарату өчен мөһим мәйданчык булды. Чарада катнашучылар яшьләр мохитендә толерантлыкны формалаштыру, этникара һәм конфессияара диалог урнаштыруга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты.