ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү һәм нефть-химиясе заводлары комплексында булды, биредә метилдиэтаноламин регенерациясе узелын файдалануга тапшырдылар. Компания җитәкчелеге вәкилләре республика лидерын кайбер җайланмалар буенча эш барышы белән таныштырды. Шулай ук метилдиэтаноламинның 40 процентлы эремәсе регенерациясе узелы эше турында сөйләделәр.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, метилдиэтаноламин регенерациясе узелының җитештерүчәнлеге туендырылган амин буенча елына 4,2 миллион тонна тәшкил итә, аннан елына 174 мең тоннага кадәр сероводород бүленеп чыга, аны элементар күкерт җитештерүгә озаталар (елына 160 мең тоннага кадәр).
Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда 2нче гидрокрекингны файдалануга тапшыруга әзерлекнең мөһим этабы булды, ул эшкәртү тирәнлеген 99,6 процент дәрәҗәсендә саклап, үтә күренмәле нефть продуктлары чыгуны 85 проценттан 90 процентка кадәр арттырачак. Яңа җайланма метилдиэтаноламин регенерациясе буенча ТАНЕКОда икенче җайланма булачак һәм системаның гомуми куәтен 80 процентка арттырачак.
Сероводород бүленеп чыгу күләмен арттырудан тыш, яңа җайланма Комплексның технологик процессларын яңадан юнәлдерү хисабына хәтта планлы капиталь ремонт барышында да ТАНЕКОның өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа регенерация җайланмасы тулаем алганда вазгыятьне яхшыртырга һәм бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган нефть химиясе продукциясе алырга мөмкинлек бирәчәк.