Россия Хөкүмәте ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайта торган закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган.
Аңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына ана капиталы программасын озайтырга кушкан иде. Ул гамәлдәге законнар буенча 2026 ел ахырына кадәр эшли.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты Россия лидерының йөкләмәләр исемлеген үтәү өчен әзерләнгән.
Документтагы мәгълүматлар буенча, Россиядә 5 миллионга якын гаилә 2027 елдан 2030 елга кадәр ана капиталы алырга хокуклы булачак. Закон проектын гамәлгә ашыру 2027-2030 елларга исәпләнгән бюджеттан 2,776 триллион сумга якын чыгым таләп итәр дип көтелә.