Россиядә YouTube платформасының эше акрынаю видеохостингның Россия законнарын бозуына бәйле. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында шулай дип белдерде.
«YouTube безнең законнарны үтәргә, интернетта алдашмаска тиеш, аерым алганда, үз Хөкүмәтләреңнең сәяси максатларына ирешү өчен интернеттан законсыз файдаланырга ярамый. Кеше эзләү системасында ниндидер тема, мәдәният яки музыка эзли башлый, ә анда әлеге тема урынына сәяси платформаның пропагандасы булган әйберләр килеп чыга. Яки артистлар, блогерлар, сәясәт эшлеклеләренең исемнәрен әйләнештән ала башлыйлар. Ә бу РФ законнарын бозу дигән сүз, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) аларга дәгъвалар белдерә. Һәм дөрес эшли», - дигән ышаныч белдерде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, компания хәтта үз илендә ниндидер чикләүләргә эләгү ихтималы булса да, Россия законнарын үтәргә җыенамы-юкмы икәнен хәл итәргә тиеш.
«Изге урын буш тормый, көндәшлек үсә, ВК да, Rutube та, Telegram да үсеш кичерә. Әгәр Google һәм YouTube, моны аңлап, эш контурларын үзгәртсә, бернинди проблемалары да булмаячак», - дип сүзен төгәлләде Путин.