"Әгәр дә кемнеңдер башка систем ясау теләге бар икән, эшләп карасыннар. Яхшырак булса, барып кайтырбыз, карарбыз, бу тәҗрибәне өйрәнербез. Тик ничек халыктан ерагаерга мөмкин инде?" диде ул. Миңнеханов Думаның Татарстаннан депутатларын әлеге мәсьәләдә республика карашларын активрак якларга чакырды.